Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. әмма илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, хәл тамырдан үзгәрде, халык педагогикасының абруе бик югары күтәрелде, аның бай арсеналына, андагы гамәли һәм методик алымнарга игътибар нык көчәйде. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  2. Хәзерге вакытта укыту-тәрбия буенча төзелә торган концепцияләрдә, программаларда, норматив документларда фольклор хәзинәләренә даими таяну, бер яктан, зарури, икенче яктан, гадәти-табигый күренешкә әверелеп бара. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  3. Чөнки тәрбия ул халыкчан булганда, халык педагогикасына нигезләнеп алып барылганда гына көчле, тәэсирле була һәм уңай нәтиҗә бирә. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  4. Шушы хакыйкатьне истә тотып, без Актаныш җирлеге өчен «Укучы балаларны һәм яшьләрне тәр-бияләү программасы» төзедек (3, 20 – 27). К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  5. Ул Актаныш район советы сессиясендә каралды һәм расланды. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  6. Шуны да басым ясап әйтергә кирәк: программаның үтәлешен Актаныш районы хакимияте, халык депутатларының район советы даими контрольдә тота һәм финанслый. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  7. Биредә әлеге программаның кыскача эчтәлеге белән таныштыру бурычы куелды. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  8. әлбәттә, төп акцент анда халык иҗатының, халык йола-бәйрәмнәренең ни дәрәҗәдә һәм ничек файдаланылуына ясалачак. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  9. Программаның максаты туган ягыбызны, аның табигатен, тарихын, халкын, аның төп шөгыльләрен, мә-дәниятен, рухи тәрбия хәзинәсен өйрәтү аша зыялы, хезмәт сөючән, кешелекле-игелекле, кунакчыл, ачык йөзле, тыйнак, зәвыклы, әхлаклы шәхес тәрбияләү, яшьләрнең социаль-икътисади хокукын яклау, аларга уку, эшләү өчен шартлар тудыру. К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР
  10. Мәсәлән, тәрбия эшендә эзлеклелекне һәм дәвамчанлыкны тәэмин итү: – халык педагогикасына һәм фольклор традицияләренә нигезләнеп гаиләдә көтеп алынган сабыйны кадерләп тәрбияләү ( 0 – 1 яшькә кадәр); – сау-сәламәт, чыныккан, сөйләм теленә ия булган, беренче белем күнекмәләре алган, үз төбәген белгән нәни гражданин тәрбияләү (1 – 7 яшькә кадәр); – «Эзтабарлар» оешмасы сафларында намуслы, кешелекле, куркусыз, юмарт, игелекле шәхес тәрбияләү (7 – 10 яшькә кадәр); – балаларны «варислар берлеге» нә кабул итеп, аларны күп белүче, көчле, ышанычлы дус, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә булышучы, туган ягының табигатен һәм мәдәниятен уяу саклаучы, туган республиканың лаеклы гражданины итеп тәрбияләү (10 – 14 яшькә кадәр); – «Сердәш» укучы яшьләр оешмасында укучы яшьләрдә һәр адымына үз җаваплылыгын булдыру, аларны үзидарә эшчәнлегенә өйрәтү, мөстәкыйльлек сәләте буенча иҗади хезмәтен оештыру, төрле авыруларга (наркомания, токсикомания, алкоголизмга) каршы тора алырдай үзаңын тәрбияләү, киләчәккә һөнәри әзерлеген булдыру, әхлакый, сәламәт шәхес тәрбияләү юнәлешендә эш алып бару (14 – 17 яшькә кадәр). К. Р. Идрисова . БҮГЕНГЕ АВЫЛНЫҢ РУХИ ТОРМЫШЫНДА ФОЛЬКЛОР